Авылда иҗат остаханәсе

2025 елның 5 сентябре, җомга

"Авылда иҗат остаханәсе" зона проекты кысаларында 16 сентябрь көнне 10:00 сәгатьтә Мөслимдә күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Винера Ганиева, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Марсель Мәхмүтов, танылган төрки рәссам Гүзәл Хәйбуллова белән уникаль очрашу булачак.

Катнашучыларны сәхнә, сынлы сәнгать һәм театр осталары белән Илһамлы аралашу, тәҗрибә уртаклашу, иҗади диалоглар һәм үз талантларын үстерү өчен гамәли киңәшләр көтә.

Чара авыл яшьләренең мәдәни куәтен ачу, милли традицияләрне саклау һәм авылда яңа иҗат мохите булдыру өчен чын мәйданчык булачак.

Барыгызны да көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International