Мөслимдә физик һәм психологик сәламәтлек буенча «Әйт» шоу-конференциясе узды.
Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы генераль партнеры АК БАРС банк белән бергә ТР Иҗади яшьләр академиясе һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырыла. Биредә мөслимлеләр, шулай ук Азнакай, Сарман, Минзәлә, Зәй, Актаныш районнарыннан кунаклар өчен төрле мәйданчыкларда чаралар әзерләнде. Монда барлыгы 270тән артык кеше катнашты.
Проект Татарстан яшьләренең һәм яшь белгечләренең физик һәм психологик сәламәтлеге өлкәсендә үсеш программалары һәм интерактив чаралар аша хәбәрдарлыкны арттыруга, сәламәт гадәтләрне формалаштыруга, актив яшәү рәвешенә рухландыруга юнәлдерелгән.
Теләге булган һәркем интерактив нокталарда сәламәтлеген тикшерде, белгечләрдә консультация узды.
Чараның төп вакыйгасы спикер-докторларның чыгышлары булды.
Чара азагында проект партнерларыннан 13 комплект бүләк уйнатылды.