30 август – Татарстан Республикасы көне. Бу бәйрәм Мөслим районында зурлап билгеләп үтелә. Агымдагы елда да бу көнне районыбызда шактый чаралар узачак. Кичке концертның махсус кунагы – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм аның төркеме. 30 августта узачак чараларга рәхим итегез! Бәйрәм көнендә һәммәгезне катнашырга чакырабыз!

