"Яшьлек" спорт сараенда Аембаев Толеген истәлегенә волейбол турниры узды

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

23 нче август көнне "Яшьлек" спорт сараенда Яңа Усы авылы егете оста волейболчы-Аембаев Толеген Талеухан улы истәлегенә волейбол турниры узды.
Нәтиҗәләр:
Ир- егетләр арасында җиңүче командалар:
1. Актаныш командасы;
2. Мөслим "Илтранс" командасы;
3. Яңа Усы авыл җирлеге командасы.

Хатын-кызлар арасында җиңүче командалар:
1. Мөслим "Факел" командасы;
2. Азнакай "Нефтяночка" командасы;
3. Мөслим "Барс" командасы.
Җиңүче командалар акчалата конверт, кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Шулай ук иң яхшы уенчыларга статуэтка һәм грамоталар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International