16-17 август көннәрендә "Юность" спорт-сәламәтләндерү комплексында футбол буенча Бөтенроссия турниры узды. Бу турнирда 2014-2015 елгы яшүсмерләр катнашты. Илнең төрле почмакларыннан килгән балалар Мөслим районы башлыгы Кубогы өчен көрәштеләр. Ике көн дәвамында футбол мәйданында 12 команда көч сынашты. Мөслим районыннан "Мирас"командасы егетләре уеннарда катнашты. Уен нәтиҗәләре:
1. Волжск-1;
2. Кукмара шәһәренең -Интер командасы;
3. Волжск - 2;
Бүләкләү өлеше тантаналы шартларда узды. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Призерлар шулай ук дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Мөслим районында футбол турниры уңышлы узды һәм барлык катнашучыларда да якты тәэсирләр калдырды. Район башлыгы Альберт Робертович ярдәме белән әлеге вакыйганың ел саен уздырылачагын һәм районда футбол үсешенә ярдәм итәчәген ышаныч белән әйтергә була.