Мөслим районы прокуроры гражданнарны кабул итте

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

    2025 елның 13 август көнне Татарстан Республикасы Мөслим районы прокуроры Булат Галимуллин районның Олы Чекмак, Шуган һәм Баланлы авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итте.

    Прокурорга төрле сораулар белән 5 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнар юлларны ремонтлау, торак пунктларда йөрүче йортсыз этләрне аулау мәсьәләләрен күтәрделәр.

     Район прокуроры гамәлдәге закон нормаларына мөрәҗәгать итүчеләргә тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә аңлатмалар бирде.

   Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр оештырылган, алар район прокурорының шәхси контроленә алынган.

 

Татарстан Республикасы Мөслим районы прокуратурасы

Прокурор урынбасары Бәхтиев И.Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International