Мөслимдәге Пушкин урамында урнашкан күпфатирлы йортлар ишегалдында спектакль уйналды.
Биредә "Ишегалдында театр" проекты кысаларында Карина һәм Дмитрий Булычевлар театрыннан "Татарстан – минем хәзинәм" иммерсив спектакле куелды. Мөслимлеләр тамашаны кызыксынып карады, үзләре дә катнашты. Шулай ук мәйданда һава еланнары ясау буенча мастер-класс узды, балалар үзләренә оча торган конструкция булдыра алды.
Чара ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән "Татарстанда җәй" республика проекты кысаларында узды.