Мөслим муниципаль районы башлыгы кубогына волейбол турниры

2025 елның 25 июле, җомга

Мөслимнең "Яшьлек" спорткомплексында Мөслим муниципаль районы башлыгы кубогына волейбол буенча турнир үтте. 

Ярышларда республиканың районнарыннан килгән җитәкчеләр, ТР Волейбол Федерациясе вәкилләре, республика спорт мәктәпләренең волейбол буенча тренерлары катнашты. 

Катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде һәм командаларга уңышлар теләде. Республика ярышларының баш хөкемдары буларак танылган, әлеге турнирда уенчы булган Алексей Овощников уен тәртибе белән таныштырды. 

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
🏆🥇– ТР Волейбол Федерациясе вәкилләре һәм оештыручылар командасы;
🥈– спорт мәктәпләре тренерлары командасы;
🥉– республика районнары җитәкчеләре командасы.

Мондый турнир республикада тәүге тапкыр үтте һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин инициативасы белән оештырылды. Киләчәктә турнир традицион рәвештә үтәр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International