Үзмәшгульләр өчен маркетплейска чыгу буенча гаризалар кабул итү башланды!

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Сатуны башларга ниятләүчеләр өчен маркетплейска чыгу хезмәтенә гаризалар кабул итү ачык.

Үзмәшгүльләр маркетплейска чыгу мәсьәләләре буенча беренчел консультация, сату өчен сайланган продукцияне һәм логистик схеманы анализлау, сайтта эшләү өчен шәхси кабинет булдыру һәм башка төр хезмәтләрдән файдалана ала.

Ярдәм чарасын «ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» күрсәтә.

Ярдәм чаралары турында Бердәм элемтә үзәгеннән 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International