Район мәктәпләре өчен чыгарылыш кичәсе узды

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Районыбызның 11 сыйныф укучылары өчен кеше гомерендә бер генә тапкыр кабатлана торган матур истәлекле чара – чыгарылыш кичәсе узды.

 

Быел районыбызның 6 мәктәбен 77 укучы тәмамлады. Укуда аеруча зур унышларга ирешкән өчен урта гомуми белем бирү турында аерым үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль белән 14 райондашыбыз бүләкләнде. Тагын 13 укучыга көмеш медаль тапшырылды.

 

Иң шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган бәйрәм белән егет-кызларны район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерде.

 

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина егет-кызлар белән горурлануын белгертте, үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

 

Ата-аналар, укытучылар һәм килгән кунаклар рәхмәт сүзләре әйтте, истәлекләр белән уртаклашты, ә, иң мөһиме, рәхәтләнеп күңел ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International