Ык елгасы аша Мөслим күпере капиталь ремонтка ябылды. Җиңел автомобильләр өчен урау юл Мәлләтамак һәм Нарат Асты авыллары аша була. Зур йөкле транспорт йөртүчеләргә башка машрутлар сайларга тәкъдим ителә. Җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен понтонлы күпер ясалды.
Күпер аша хәрәкәт итү 2025 елның декабрь аенда мөмкин булыр дип планлаштырыла. Тулысынча ремонт эшләре 2026 елның декабрендә төгәлләнер дип көтелә.
Маршрутларны алдан планлаштыруыгызны һәм вакытлы чикләүләрне исәпкә алуыгызны сорыйбыз.