1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Мөслим районында “Бәхетле Балачак” бәйрәме узды 🌿. Чара Мөслим мәктәптән тыш эш үзәге тарафыннан оештырылды, ә “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре бу көнне сабыйлар өчен якты һәм шатлыклы итеп ясарга булыштылар. Балалар өчен мавыктыргыч уеннар, конкурслар һәм күңел ачулар әзерләнгән иде. Һәр бала - безнең киләчәгебез һәм җәмгыятьнең төп кыйммәте, шатлык һәм бәхет тоеп торсын.