Мөслим районында Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында өченче төркем ир-атлар командалары арасында волейбол ярышлары узды. Бәйгедә Менделеевск, Әлки, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Баулы, Чирмешән, Теләче, Спас, Мөслим, Кама Тамагы районнарыннан 11 команда катнашты. Катнашучыларны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде, спорт бәйрәме белән котлады һәм лаеклы уеннар теләде. Шулай ук ярышларны ачу тантанасында Мөслимдәге спорт мәктәбенең армрестлинг түгәрәрәгендә шөгыльләнүче укучыларга уңышларын дәлилләүче таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшырылды.
30-31 май көннәрендә узган волейбол ярышлары нәтиҗәләре:
– Чүпрәле районы;
– Мөслим районы;
– Теләче районы.