2025 елның 29 маенда Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара инспекциясе вәкилләре белән эшлекле очрашу оештырылачак.
Катнашуга Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының шәхси эшмәкәрләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары вәкилләре, үзмәшгуль гражданнар, авыл җирлекләре башлыклары һәм физик затлары чакырыла.
Очрашуда катнашучыларның мәгълүмат алу һәм кызыксындырган сорауларны турыдан-туры Федераль салым хезмәте вәкилләренә бирү мөмкинлеге булачак.
Чара 10:00 сәгатьтә башлана: ТР, Мөслим районы, Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт (КФҮ бинасы, 2 кат).
Тулырак мәгълүматны телефон номеры буенча алырга мөмкин 8(85556)-24-60-7