"Татарлар: үз өемдә – үз көем" радиотапшыруының чираттагы чыгарылышы әзерләнә

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәриповның һәм журналист Гөлназ Ибраһимованың эшлекле сәфәренең тагын бер максаты "Татарлар: үз өемдә – үз көем" дип исемләнгән радиотапшыруның чираттагы чыгарылышын әзерләү иде. 

 

Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм "Радио России – Татарстан" каналында эфирга чыга.

 

Тапшыруда районының республика тормышында тоткан урыны, әһәмияте, үзенчәлеге, районның бүгенге күрсәткечләре, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге, милли чараларны тормышка ашыру кебек һәм башка актуаль мәсьәләләргә игътибар юнәлтеләчәк. 

 

Тапшыруның эфирга чыгу көнен өстәмә хәбәр итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International