Көрәшче Шәймиев Илдар Мөдәрис улы истәлегенә багышланган Республикакүләм татар - милли көрәш бәйгесе

2025 елның 20 мае, сишәмбе

17 май 2025 ел Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының "Кояшлы Ык" ярында Кукмара йорты ихатасында көрәшче Шәймиев Илдар Мөдәрис улы истәлегенә багышланган Республикакүләм татар - милли көрәш бәйгесе узды. Ярышта : 13 үлчәү авырлыгында 110 яшь көрәшче бил алышты. Кискен көрәш барды.

Команда нәтиҗәләре:

1.Мөслим районы

2.Актаныш районы

3. Минзәлә районы

Игъанәчеләребез Сәетгаливлар гаиләсе, 13 үлчәү авырлыгында җиңүче егетләребез арасында җирәбә уйнатылды.Әлмәт районы егете Салахов Әмиргә бәхет елмайды һәм тәкә белән бүләкләнде.Иң яшь көрәшче номинациясына Минзәлә районыннан Юнзель Ростислав иреште акчалата бүләкләнде,җиңүгә омтылыш номинациясына Норлат районыннан Закиров Ренал җиңүче дип табылды. Җиңүчеләрне котлап дипломнар һәм медальләр,акчалата бүләкләр тапшырылды. Оештыручыларга рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International