Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 80 еллыгына багышланган өлкән буын гражданнары арасында "Өченче буын" XV Республика Спартакиада ярышларының муниципаль этабы
2025 елның 20 мае, сишәмбе
17 май көнне "Яшьлек" спорт сараенда Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 80 еллыгына багышланган өлкән буын гражданнары арасында "Өченче буын" XV Республика Спартакиада ярышларының муниципаль этабы узды.
Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 6 спорт төре буенча барды: жиңел атлетика (йөгерү)🏃♀🏃🏻♂, йөзү🏊🏻♂🏊♀, өстәл теннисы🏓, пневматик винтовкадан ату, дартс🎯 уеннары һәм ГТО нормативлары тапшыру буенча.
Уенның нәтиҗәләрен чыгарып җиңүчеләребез ачыкланды, алар медаль,грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Катнашкан барлык өлкән буын гражданнарыбызга рәхмәт эйтәбез.👏 Һәрвакыт шулай актив булып калыгыз