"Мирас" футболчылары Мәскәү өлкәсендә узган турнинрда беренче урынны яуладылар

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

9 май көнне, Мирас командасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган НМЛ "Җиңү Кубогы 2025" балалар арасында узган межрегиональ футбол турнирында катнашты. Безнең егетләр яхшы уен күрсәтеп, беренче урынны яуладылар! Молодцы егетләребез! Егетләребез 19-21 июнь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә узачак БРИКС халыкара турнирында катнашырга юлланма алдылар. Турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды: Абдуллин Рәшит.

Бу турнир спорт осталыгын күрсәтү гына түгел, ә Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу мөмкинлеге дә булды. Команданы һәм тренерлары Илфат Ильясовичны лаеклы җиңү белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International