2 май көнне "Яшьлек" спорт сараенда футбол ярышлары узды. Яшь футболчылар май бәйрәмнәренә һәм райондашыбыз- Фәйруз Минһаҗетдинов истәлегенә багышланган турнирда көч сынашты. Әлеге ярышларды 5 команда катнашты. Турнирны тантаналы ачу һәм бүләкләү өлешендә мәрхүмнең тормыш иптәше-Рәйсә Нуровна катнашты. Егетләребезгә алып килгән күчтәнәчләрен өләште. "Мөслим" мәчете имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Нәбиев дога кылды. Шулай ук бәйрәм вакытында "Мирас" командасы егетләре 1 нче юношеский күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр. Әлеге егетләребез "Мираслылар" 8-10 май көннәрендә Мәскәү өлкәсенде узачак ярышларда да катнашачак, уңышлар аларга.
Киеренке уен нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде:
1-СШ-1 командасы;
2-Мирас-1 командасы;
3-Мирас-2 командасы.
Иң яхшы уенчылар: Данил Сахаров; Данияр Сәетгалиев; Раяз Хазбулатов; Раяз Нуруллин.
Егетләребез кубоклар, дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр. Әлеге турнирның төп иганәчеләре мәрхүмнең тормыш иптәше һәм якыннары булды. Иганәчеләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез, аларның игътибары, күчтәнәчләре балаларның күңелләрен җылытты.Егетләребезнең тренерлары: Илфат Хафизов һәм Шамил Мирсалихов.