26 апрель көнне үткәрелгән "Көчлеләр кубогы" VIII нче волейбол турниры мавыктыргыч уеннарга бай булды. Оештыру һәм үткәрү югары дәрәҗәдә оештырылды. Ярышта Мөслим районыннан 17 команда составында барлыгы 140 спортчы көч сынашты. Киеренке уеннарның нәтиҗәләре түбәндәгечә . Ир-егетлэр арасында : 1 нче урында "Илтранс-2" 2 нче урында "Илтранс-1" 3 нче урында "Симэк". Хатын кызлар арасында: 1 нче урында "Факел" 2 нче урында " Исполком " 3 нче урында "ПМ" . Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, кубок , сувенирлар тапшырылды. Турнирнын оештыручылары һәм иганәчеләре: Мадъяров Ш , Фаррахов Р., Гайнетдинов Р., Ягъфаров Я.
Чара "Физик культураны һәм спортны үстерү" милли проекты кысаларында да узды.