«Ядкәр» генеалогия порталын булдыру һәм тулыландыру максатыннан махсус дәресләр бара.
Мөслимгә эшлекле визиты вакытында ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова райондашларыбызга Татарстандагы авылларны цифрлаштыру һәм индекслаштыру, шулай ук порталга кертелгән белешмәләр буенча платформа эчендә шәҗәрә агачы төзи торган интеллектуаль система булдыру планнары хакында әйткән иде.
Порталны тулыландыру өчен язмалар тәрҗемә итү, аларны туплау кебек мөһим эшләр башкарыла. Шул максаттан бертөркем белгечләр районыбызда булдырылган махсус төркемне эшнең нечкәлекләре белән таныштыра, дәресләр уздыра.