16 апрель көнне “Яшьлек” универсаль залында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең сайлап алу этабы узды. 4 кешедән торган Мөслим районы гаиләләре (әти, әни, бала, әби яки бабай) ГТО нормативларын үтәгәннәр. Нәтиҗәдә, җыелган баллар буенча җиңүчеләр ачыкланды:
1 Әхмәтовлар гаиләсе
2 Миргалимовлар гаиләсе
3 Минеевлар гаиләсе.
Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.