11-13 апрель 2025 ел. Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре "Шинник" спорт сараенда 2012 -2013 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган IV Республикакүләм татар милли көрәш бәйгесе җиңүчеләре: 2 нче урын 50 кг - Саетгалиев Искандер. Мөслим. 3 нче урын 36 кг - Гарипов Нурислам. Мөслим. "Яшьлек" спорт мәктәбе укытучы- тренерлары Фаттахов Расил Кирам улына,Садретдинов Ленар Радик улына ихлас рәхмәт. Шәкертләрен әзерләп республика дәрәҗәсендә күрсәтә алулары белән. Булдырдыгыз ,егетләр! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Спортчыларыбызның уңышлары "Физик культураны һәм спортны үстерү" милли проекты ярдәме аркасында мөмкин.