9-10 апрельдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм авыл районнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды. Ярышларда 20 команда катнашты. Мөслим районы командасыннан 4 спортчы кыз катнашты: Гыйльмутянова Эльвира, Хафизова Әминә, Багауова Ләйлә һәм Шәйхразиева Әмирә. 200 метрлы комплекс һәм 200 метрлы баттерфляй дистанцияләрендә Шәйхразиева Әмирә ярышларда җиңүче булды, шулай ук 50 метрга брасс белән йөзүдә бронза медаль иясе булды. Багауова Ләйлә 200 м га баттерфляй дистанциясендә икенче, ә Хафизова Әминә 200 м га йөзүдә ирекле стиль белән бронза медальга лаек булды.
Спортчыларыбызның уңышлары "Физик культураны һәм спортны үстерү" милли проекты ярдәме аркасында мөмкин.