Райондашларыбыз «Сәламәтлек бишьеллыгы» проекты кысаларында узучы «Тормышка 10 мең адым» акциясенә актив кушылды.
Иң элек ветераннар, хәрәкәт сөюче мөслимлеләр бергәләшеп физик күнегүләр ясадылар. Җылынганнан соң акциядә катнашучылар җәяү һәм скандинавия йөреше белән саф һавада Кояшлы Ык буена сәяхәт кылды.