Хөрмәтле райондашлар!
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Мөслим авылының мемориаль комплексында махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбыз истәлегенә обелиск урнаштыру планлаштырыла.
Бүгенге көндә илебезнең төрле төбәкләреннән ил сагына юнәлтелгән бик күп мөслимлеләр махсус хәрби операциядә катнаша.
Район хакимияте шушындый райондашларыбыз турында мәгълүмат туплады. Шул исемлекнең тулылыгын тикшерү максатыннан сезне туганнарыгызның, якыннарыгызның махсус хәрби операциядә катнашуын дәлилләүче мәгълүматны 15 апрельгә кадәр Zanfira.Saetgaraeva@tatar.ru электрон адресына юллавыгызны сорыйбыз.
Хәбәрләшү өчен телефон: 8(85556)2-54-81.