“Мизгел” яшьләр үзәгендә ветераннар советы активы һәм битараф булмаган пенсионерлар белән мөһим һәм файдалы түгәрәк өстәл узды. Чара спикеры Мөслим үзәк район хастаханәсенең баш табибы Сөләйманов Д.Т. булды, ул районыбызның сәламәтлек саклау мәсьәләләрен яктыртты. Авыруларны профилактикалау, яңа медицина технологияләре һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү кебек мөһим темалар буенча фикер алыштылар. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды, чөнки сәламәтлегебез һәрберебезнең кайгыртуы бит ул!