23 февраль көнне Салауз-Мухан авылында физкультура укытучысы Шаһит Гатауллин истәлегенә традицион волейбол турниры узды. 21нче ел рәттән үткәрелүче әлеге чара ел да, традиция буларак, мәрхүм үзе укыткан мәктәптә үткәрелә. Ярышта барлыгы 12 команда көчен сынап, урыннар түбәндәгечә бүленде:
1. Илтранс;
2. Алга;
3. Илтранс 2.
Киләчәктә дә командалар шулай ук актив булып, иганәчеләр әлеге традицияне дәвам итәр дип ышанып калабыз.