Мөслим муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында узган XXXV спартакиада ярышлары тәмамланды.

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Мөслим муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында узган XXXV спартакиада ярышлары тәмамланды. Уенның соңгы көнендә ир-атлар һәм хатын-кызлар волейболда үзләрен сынап карадылар. Хатын-кызлар арасында уен нәтиҗәләре:

1. Совет һәм Башкарма комитет командасы;

2. Үзәк хастаханә командасы;

3. "Сети" командасы.

Ир-атлар арасында:

1. "Август-Мөслим" командасы;

2. Мәктәпләрнең җыелма командасы;

3. "Сети" командасы.

Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча мәктәпләрнең җыелма командасы җиңү яулады.

2. "Август-Мөслим" командасы;

3. Совет һәм Башкарма комитет командасы.

Җиңүчеләр 100, 50, 20 мең сумлык сертификатлар, кубоклар, статуэткалар һәм медальләр белән бүләкләнделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International