Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләре арасында XХXV кышкы спартакиада уеннары

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

15 февральдә Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләре арасында XХXV кышкы спартакиада уеннары узды. Зоналар Рус. Шуган, Тойгелде,Әмәкәй авыл җирлекләре.  Командалар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол һәм армрестлинг, аркан тартышу, бильярд буенча ярыштылар. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Рус. Шуган авыл җирлегендә :

1. Рус.Шуган

2. Михайловка

3. Баланны

Тойгелде авыл җирлегендә:

1. Варяшбаш

2. Мелля-Тамак

3. Тойгелде

Әмәкәй авыл җирлегендә:

 1.Яңа Усы

2. Әмәкәй 

3. Исәнсеф

Җиңүче командалар медальләр, кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде. Рус. Шуган, Яңа Усы һәм Варяшбаш авыл җирлекләре, үз зоналарында 1 урынны алып, 25 000 сумлык акчалата сертификат белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International