15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгына багышланган митинг булып узды.
Сугышчан-интернационалистлар һәйкәле янында Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтлар ветераннары, һәлак булган сугышчыларның туганнары, ветераннар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре җыелды. "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре һәм "Форпост" үзәгендә тәрбияләнүче шулай ук читтә калмады һәм истәлекле чарада катнашты.
Монументка чәчәкләр салдык. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.