“Татарстан чаңгы юлы-2025” кысаларында массакүләм ярышлардан соң район мәктәпләре укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар барышында катнашучылар ГТО нормативларын яшь баскычлары буенча үтәделәр. Ярышлар азагында ГТО администраторы исеменнән команда һәм шәхси беренчелекләрдә җиңүчеләргә һәм призерларга тиешле дәрәҗәле грамоталар һәм медальләр тапшырылды.