"Татарстан чаңгы юлы-2025"

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

8 февраль көнне "Кояшлы Ык" ял зонасында "Татарстан чаңгы юлы-2025" спорт бәйрәме узды. Стартка үз коллективлары белән бергә районның оешма, предприятие, учереждение җитәкчеләре, Башкарма комитет, район мәктәпләре, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре һәм кышкы спортны яратучылар килгән иде. Ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде һәм стартларда уңышлар теләде. Бөек Ватан сугышы җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, "Форпост" оешмасында шөгельләнүчеләр чыгышы күркәм чара булды. Районның спорт гаиләләре "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) значоклары белән бүләкләнде.

 Бәйрәм азагында 8 төрле номинациялардә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International