Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы товар базарларында конкурентлык мохитен мониторинглау максатларында эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары һәм халыктан социологик сораштырулар үткәрә.
Товар базарларында эшчәнлек алып баручы бизнес вәкилләреннән, шулай ук төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре булган 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнардан (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, хәрби хезмәткәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) сораштыруларда катнашуларын сорыйбыз.
Эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын сораштыруга сылтама:
https://mert.tatarstan.ru/opros-subektov-predprinimatelskoy-deyatelnosti-7386229.htm
Халыктан сораштыруга сылтама:
https://mert.tatarstan.ru/opros-potrebiteley-tovarov-i-uslug-naselenie-rt.htm