Туристлык салымын түләү тәртибе турында вебинарда сөйләячәкләр

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2025 елның 24 гыйнварында 10.00 сәгатьтә булачак «туристик салымны исәпләү һәм түләү тәртибе» темасына вебинарда катнашырга чакыра.

Чарада катнашучыларга 2025 елдан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең аерым территорияләрендә туристлык салымын кертү турында; әлеге салымны кем түләве турында; аны ничек дөрес исәпләргә һәм түләргә; салым декларациясен нинди срокларда тапшырырга кирәклеге турында сөйләячәкләр. 
Моннан тыш, вебинар барышында экспертлар фикер алышына торган темага кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

Вебинар спикеры-Эльмира Хәмидуллина, Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы.

Вебинар бушлай, алдан теркәлү-түбәндәге сылтама буенча мәҗбүри: https://w.sbis.ru/webinar/9300b944-9866-4aee-adf9-5f29de82d25c.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International