3 февральдән 8 февральгә кадәр Алабуга шәһәрендә «Алабуга-skills»һөнәри осталыкның тармак республика конкурсы узачак. Конкурс дүртенче мәртәбә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә һәм югары социаль әһәмияткә ия.
Узган ел ярышларда Татарстан Республикасының 114 предприятиесеннән һәм Россия Федерациясенең 5 төбәгеннән 350дән артык хезмәткәр катнашты.
Быел ярышлар 23 номинация буенча узачак, шул исәптән токарь эше, фрезер эшләре, Эретеп ябыштыру, автомобиль ремонтлау, метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү белгечләре, төягеч йөртүчеләр, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү белгечләре, «C» һәм «D» категорияле йөртүчеләр, лаборантлар, электриклар, шәфкать туташлары белгечләре өчен. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә бүләкләү көтә.
Гаризалар 29 гыйнварга кадәр кабул ителә, тулырак мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган: городелабуга. рф
Элемтә өчен телефон: 8(8-55-57)4-48-97