Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү очрагы янаганда нишләргә? Үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен искәртәбез.
Һөҗүм вакытында фатир эчендә калганда тәрәзәгә якын килмәскә, терәк стеналар арасында басып торырга киңәш ителә. Лифт белән куллану тыела. Бинаның иң түбән катына төшәргә, йортта булсагыз базга качырга кирәк.
Бүгенге көн һәрберебезне уяу булырга мәҗбүр итә, шуны исәптә тотып һәм халыкның иминлеген тәэмин итү максатыннан район үзәгендә урнашкан оешма биналары подвалларында пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме янаган очракта вакытлыча качу урыннары билгеләнде. Шулай итеп:
1. "Ык" елгасы аша үткән күпердән башлап, Пушкин урамына кадәрге "Иске Мөслим" территориясендә яшәүчеләргә Пушкин урамы, 43 адресы буенча урнашкан Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасы подвалында качырга тәкъдим ителә.
2. Пушкин урамыннан башлап, Вахитов урамына кадәрге "Иске Мөслим" территориясендә яшәүчеләр Октябрь урамы, 39 адресы буенча урнашкан Мөслим лицее подвалына качырга мөмкин.
3. Вахитов урамыннан башлап, "Нур" мәчетенә янәшә булган икенче урау юлына кадәрге территориядә яшәүчеләр Кооператив урамы, 170а адресы буенча урнашкан Мөслим гимназиясе подвалында сакланып көтә ала.
4. "Яңарыш" микрорайонында яшәүчеләргә Хафизов урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан балалар сәнгать мәктәбенең иң түбән катында көтәргә тәкъдим ителә.
5. "Аэропорт" микрорайонында яшәүчеләр Пушкин урамы, 91 адресы буенча урнашкан "Күп функцияле үзәк" бинасы подвалында кача мөмкин.
Һөҗүм вакытында урамда булучыларга тәкъдим ителгән качу урыннарының иң якынына барырга киңәш ителә.