16 декабрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов катнашында «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кыскарту һәм алардан килгән зыяннарның авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру турында» гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булды.Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Быел «сыйфатлы имин юллар» милли проекты тәмамлануын искәртте, аның максаты юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда һәлак булучылар санын киметү.
Милли проектны гамәлгә ашыру барышында юлларда үлүчеләр саны кимү күзәтелсә дә, 2024 елның 11 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 288 кеше һәлак булган. (2017 елда, Татарстанда милли проект эшли башлаганда, бер ел эчендә аварияләрдә 426 кеше һәлак булган).Исегездә тотыгыз, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү-ул безнең һәрберебезнең эше!Балаларыгызга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында тагын бер кат исегезгә төшерегез, яктылыкны кире кайтара торган элемент сатып алыгыз һәм киемнәрегезгә ябыштырыгыз, өлкәннәргә һәм коляскалы әниләргә юлны кичәргә ярдәм итегез, Telegram дагы аноним чатка исерек машина йөртүчеләр турында хәбәр итегез.Мөслим районы ЮХИДИ аноним Телеграм-каналына түбәндәге сылтама буенча күчәргә мөмкин: t.me/muslumns