Россиядә алкогольгә бәйлелеккә каршы көрәш буенча «Алкогольсез тормыш» кампаниясе старт ала.

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Соңгы елларда безнең илдә алкоголь куллану күләменең планлы рәвештә кимүе күзәтелә. Моңа күп очракта кешеләрнең мәгълүматлы булуы һәм «Демография»милли проекты буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар ярдәм итте.

Гыйнвардан июльгә кадәр Татарстанда агулануның 341 очрагы теркәлгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 5% ка югарырак. Мәгълүматларга караганда, агуланучыларның 87% ы-18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар (298 кеше); 9% ы – 15 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр (31 кеше); 4% ы – балалар (12 кеше).

Алкогольгә бәйлелек булганда бушлай медицина ярдәме алу өчен дәүләт наркология диспансерына, шулай ук сәламәтлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алкогольне чиктән тыш куллану аркасында сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә зыян күрүен тикшерергә һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча тәкъдимнәрне 8-800-200-0-200 кайнар линиясе буенча алырга мөмкин.

Киләсе елда «озак һәм актив тормыш» дигән яңа милли проект эшли башлаячак, анда йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау һәм аларның куркыныч факторларына каршы көрәш чаралары каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International