Гражданнырнын реаль керемнэрен арттыру, ярлыллык дэрэжэсен ике тапкыр кимету буенча республикабызда социаль контракт программасы эшлэп килэ.
Социаль контракт-ул дәүләт һәм гаилә яки гражданин арасында тозелгэн килешү, шул ук вакытта гаиләнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен билгеле бер гамәлләр башкару бурычын үз өстенә алу дигэнне анлата.
Социаль контракт тубэндэге максатларны томышка ашырган очракта бирелэ:
1. -топ эшкә яки остэмэ эшкэ урнашу 14317.00 сум (1 ай -мэшгульлек узэгенэ морэжэгать иткэндэ, 3 ай дэвамында эшкэ урнашкан очракта тулэнэ);
2. - шәхси эшмәкәр булу, яки үзмәшгульлек буларак теркәлү шартларында биру момкинлеге, элеге максатка акча бизнес план нигезендэ, тоткан акчага отчет биру шарты белэн бер тапкыр 350 менгэ кадэр бирелергэ момкин)
3. шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару очен 200 менгэ хэтле ярдэм каралган (йорт хайваннары, кош-корт, умарта, үсентеләр, азык базасы, ашламалар сатып алырга тотырга момкин). Топ шарт булып морэжэгать итученен исемендэ шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир булуы шарт.
4. авыр тормыш хәлен җиңүгә юнәлдерелгән башка чараларны тормышка ашыру - эчкечелектән дәвалау, балаларга алиментларны түләтү буенча актив гамәлләр, электр чыбыкларын, жылыту жайланмаларын алыштыруны, коммуналь тулэулэргэ, балалар бакчаларына бурычларын тулэуне уз эченэ ала.
Элеге чаралар гражданнарга хезмәт эшчәнлегеннән даими, гаилэнен тотрыклы керемен тәэмин итүгә юнәлтеләчәк.
Социаль контракт төзү өчен бернинди чикләүләр дә юк: аны балалары булмаган гаилә дә, ялгыз яшәүче хезмәт яшендәге граждан да рәсмиләштерә ала. Дәүләттән социаль ярдәм алу өчен топ шартлар булып мөрәҗәгать иткән вакытта гаиләнең яки ялгыз гражданиннын җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булырга тиеш. Бугенге кондэ яшэу минимумы эш яшендэге кешенеке 1431700, пенсионер 11296,00, балалар 12741,00 сум тэшкил итэ.
2024 елда 58 райондашыбыз дэулэт ярдэме белэн файдаланып, уз эшен булдырды, топ хэм остэмэ эшкэ урнашты. Шуларнын 22 узмэшгульлек, 4 шэхси ярдэмче хужалык алып бара, 28 кеше эшкэ урнашты.
Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә таянып гаризаны электрон рэвештэ, булеккэ килмичэ, дэулэт хэм муниципаль хезмэтлэр порталы аша бирергэ момкин.