Гаилә елы кысаларында һәм Әниләр көне алдыннан районның тәрбиягә алган әниләре «Мөслим туган якны өйрәнү музеенда» булдылар. Экскурсоводны кызыксынып тыңладылар, музейның барлык залларын, экспозицияләрне карадылар, яшьлегебезне искә төшерделәр һәм туган як тарихында бик күп яңалыклар белделәр.