Гәрәева Миләүшә Ранас кызының гаиләсе 14 ноябрьдә район мәдәният йортында узган «Без тарихта эзлебез» фестиваленең муниципаль этабында катнашты. Гаилә хәрби тематиканы сайлаган, чөнки бу гаиләдә күп ир-атлар Ватан алдындагы хәрби бурычларын лаеклы үтәгәннәр. Күргәзмәдә форма, гаилә әгъзаларының хәрби бүләкләре, традицион ризыклар һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим ителде. Гаилә агачы бик матур итеп бизәлгән, анда Гәрәевлар гаиләсенең 9 буыны күрсәтелгән. Сәхнәдә гаилә матур һәм эчтәлекле презентация, халык уен кораллары ансамбле чыгышы белән чыгыш ясады. Гәрәевлар гаиләсе икенче урынны алды.