Сез кредит-финанс өлкәсендә хезмәтләрнең куркынычсызлык дәрәҗәсеннән канәгатьме?

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Кибермошенниклык һәм социаль инженерия Татарстан Республикасында бик кискен, социаль әһәмиятле проблема булып тора. Финанс мошенниклыгына каршы тору мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисе контролендә.

Әйтик, 2023 елда Россия Федерациясендә җинаятьчеләр гражданнардан 15,8 млрд сум урлый алган. Агымдагы елның беренче алты аенда бу күрсәткеч 9 млрд сум тәшкил иткән. 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда югалтулар күләме 10,6% ка арткан.
Затларның акчаларын урлау куркынычын киметүнең төп инструменты булып финанс агарту һәм гражданнарның кибергамоталылыгын арттыру тора.

Шул максаттан 2024 елның 1-24 ноябрендә Россия Банкы сораштыру узарга һәм үз фикерен сылтама буенча белдерергә тәкъдим итә http://www.cbr.ru/information_security/anketa/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International