«Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» XI республика яшьләр милләтара форумы – этно-социаль юнәлешле мәгариф проекты.
Форумның максаты-Татарстанның күпмилләтле яшьләренең милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән күнекмәләрен һәм проект сәләтләрен үстерү. Чарага Татарстан районнарында милли-мәдәни автономияләр һәм Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре булган 100 яшь кеше җыелачак. Форум кысаларында һәр команда үз проектын эшләп бетерәчәк һәм аны эксперт комиссиясенә тәкъдир итәчәк.
Форум 2024 елның 15-17 ноябрендә Казанда «Мирас – Наследие»республика этномәдәни лагере базасында узачак.