Бергә ярдәм итик!

2024 елның 25 октябре, җомга

2024 елның июнендә Самара шәһәрендә яшьләр парламентлары ассоциациясенең VIII утырышы кысаларында Яшьләр парламентлары ассоциациясе һәм Донецк Халык Республикасы Яшьләр парламенты, Луганск Халык Республикасы Халык Советы каршындагы Яшьләр парламенты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Килешүне гамәлгә ашыру максатларында 2024 елның 3 ноябреннән 6 ноябренә кадәр Яшьләр парламентлары ассоциациясе әгъзаларының Луганск Халык Республикасына визиты планлаштырыла. 

Әлеге сәфәр кысаларында Яшьләр парламенты дустанә иҗтимагый оешмалар белән берлектә Луганск Халык Республикасының социаль объектлары өчен гуманитар ярдәм җыюны башлап җибәрә.

Гуманитар ярдәмне түбәндәге адрес буенча тапшырырга була: Казан шәһәре, Патрис Лумумба ур., 4, 101 кабинет. Җыю 1 ноябрьгә кадәр бара.

#молпарламент

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International