"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" темасына түгәрәк өстәл үткәрде.

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" темасына түгәрәк өстәл үткәрде. Бу чарада Габдулла Тукай исемендәге мәктәпнең 6 сыйныф укучылары һәм Мөслим лицееның🚦укучылары катнашты. Спикерлар булып Мөслим районы ЮХИДИ идарәсенең эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция капитаны Феликс Мияссар улы, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Сарман һәм Мөслим районнарында профилактика бүлеге башлыгы Ситдыйкова Алсу Разиновна һәм фельдшер Нозов Отабек Омонович чыгыш ясадылар. 〓‍♂️💼🩺 Чара барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен тикшергән квиз үттеләр. Квотадан соң катнашучылар "Мизгел" яшьләр үзәге спикерларыннан истәлекле бүләкләр алды. 🎁 Барысы да канәгать калдылар, бик күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белделәр! 😊

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International