Нәни мөслимлеләр өчен беренче кыңгырау чыңлады

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Мөслим районының 190 нәние тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлады. Бу бәйрәм бигрәк тә беренче һәм унберенче сыйныфка укырга керүче балалар өчен шатлыклы һәм җаваплы.

Район мәктәпләрендә узган тантаналы чараларда укучылар, укытучылар һәм ата-аналар бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләре кабул итте. Район башлыгы Альберт Хуҗин укучыларга җылы текләкләрен җиткерде. ТРның Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов Татарстан Республикасы Рәисенең мөрәҗәгатен җиткерде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина балаларга яңа уку елында уңышлар теләде. Аның теләкләренә җавап итеп чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарда сынатмаска вәгъдә итте. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да укучыларга, укытучыларга үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

Чаралар ахырында, гадәттәгечә, барлык укучылар өчен яңа уку елының беренче кыңгыравы чыңлады.

Мөслим политехника техникумы укучылары өчен дә яңа уку елы башланды. Студентлар да, Белем көненә җыелып, район башлыгының тәбрикләү сүзләрен тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International