Мөслимлеләр "Тормыш тамчысы" акциясенә кушылдылар

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

“Мөслим йөрәге” скверында “Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясе узды. Әлеге акция терроризмга каршы көрәштә 2004 елда Беслан фаҗигасе корбаннарын искә алу максатыннан үткәрелә.

Чарада район җитәкчелеге, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, Мөслим лицее һәм гимназиясе укучылары катнашты. Акция чарасы Беслан фаҗигасендә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов, Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов укучыларга террорчылык актларының куркыныч булуы һәм барлык дөнья өчен афәт китерергә мөмкин булуы хакында сөйләделәр.

Тантаналы өлештән соң чарада катнашучылар сквер мәйданында утыртылган чәчәкләргә учлары белән алып су сиптеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International