https://www.gosuslugi.ru/inet порталында авыл торак пунктлары өчен гомумроссия тавыш бирү үткәрелә, анда «цифрлы тигезсезлекне бетерү» Федераль проекты кысаларында авылларда мобиль Интернетны тәэмин итү өчен мобиль элемтәнең база станцияләре урнаштырылачак.
Тавыш бирүдә 3G яки 4G мобиль элемтәсе булмаган 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән торак пунктлар катнаша.
Татарстанга база станцияләре урнаштыру квотасы күләмен арттыру өчен сездән районыбызның теләсә кайсы торак пунктына сылтама буенча тавыш бирүегезне сорыйбыз.