Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенрәссәй акциясе Мөслим авылының «Мөслим йөрәге» скверында узды.
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн 2004 елның беренче сентябрендә Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул чакта, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак булган, аларның күбесе балалар булган. Өч көн эчендә алар бер тамчы судан да эчә алмадылар.